Тәтеш районы гражданнарын видеоэлемтә аша кабул итү

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

2015 елның 5 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов видеоконференц-элемтә режимында Татарстан Республикасының Тәтеш районы гражданнарын кабул итте.
Кабул итү барышында шәхси ярдәмче хуҗалыгы булган гражданнарның чыгымнарын өлешчә каплау, сугыш чоры балаларына каралган ташламалар, хәрби хәрәкәтләргә катнашучыларга торак төзелеше өчен җир участоклары бирү буенча сораулар яңгырады.
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме 8нче март алдыннан Мөхәррәм Мансурович Тәтеш районы хатын-кызларын министрлык исеменнән бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм гаилә бәхете теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International