ТР Юстиция министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2015 елның 6 марты, җомга

2015 елның 5 мартында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырышны комиссия рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 2015 елгы эш планын раслау турында.
2. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вазыйфалары коррупция куркынычы алдында торганлыктан, керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек йөкләмәләре турында, шулай ук, хатынының һәм балигъ булган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек йөкләмәләре турында белешмә тапшырырга тиешле дәүләт гражданнар хезмәте вазыйфалары исемлеге турында.
3. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы көрәш чаралары буенча отчетын карау турында.
4. Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә коррупцион күренешләр буенча массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган, гражданнар һәм юридик затлар мөрәҗәгатьләрендә булган мәгълүмат мониторингын үткәрү эшләрен оештыру турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International