Чаңгы ярышлары буенча II урын

2015 елның 10 марты, сишәмбе

2015 елның 7 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре чаңгы ярышларында катнаштылар.
Ярышлар Зеленодольскиның «Маяк» спорткомплексы базасында үтте. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасын А.В.Воробьев, А.А.Беденьгов, Т.С.Свиридова, Э.Р.Нуретдиновалар тәшкил итте.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы гомумкоманда зачетында икенче урын алды. Шәхси зачетта ир-атлар арасында А.В.Воробьев – өченче урын, хатын-кызлар арасында Т.С.Свиридова өченче урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International