2015 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Иҗтимагый советының Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин катнашындагы быелгы беренче утырышы үтте.
Иҗтимагый совет рәисе А.Г.Гатауллин Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Иҗтимагый советы әгъзаларының «Россия Федерациясендә иҗтимагый контроль нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашулары турында сөйләде.
Утырышта Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2015 елгы Юлламасының (алга таба – Юллама) иҗтимагый советларга кагылышлы төп тезислары, шулай ук, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 24 декабрендә 1016 номерлы карары белән расланган Юлламаны тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең комплекслы планы каралды.
Моннан тыш, утырыш барышында коммерциячел булмаган социаль юнәлештәге оешмаларның II Республика форумы материаллары каралды.
Иҗтимагый совет әгъзалары «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Иҗтимагый советы нигезләмәсен раслау турында» 2015 елның 2 мартындагы 01-02/147 номерлы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы боерыгы белән таныштылар.
Утырыш азагында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Иҗтимагый советы составына кертергә тәкъдим ителгән кандидатуралар турында фикер алышынды.
Иҗтимагый совет утырышының протоколы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Иҗтимагый советы» бүлегендә танышырга мөмкин.