Кадрлар резервына кертү буенча конкурс турында белдерү

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт гражданнар хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә:

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый яктан тәэмин итү бүлеге начальнигы
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге начальнигы

Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем, дәүләт хезмәтенең әйдәп баручы яки өлкән төркеме вазыйфасында ике елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек, юнәлеш буенча өч елдан да ким булмаган эш стажы.

Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары буенча бүлек начальнигы

Квалификацион таләпләр: мәгълүмати системалар һәм технологияләр белгечлеге буенча югары белем, дәүләт хезмәтенең әйдәп баручы яки өлкән төркеме вазыйфасында ике елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек, юнәлеш буенча өч елдан да ким булмаган эш стажы.

Түләүсез юридик хезмәт күрсәтү секторы мөдире

Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркеме вазыйфасында бер елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек, юнәлеш буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы.

Документлар 2015 елның 16 мартыннан 5 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, каб.306. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, гражданлык хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат 293-11-65 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International