2015 елның 18 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Эпидемиягә каршы һәм санитария комиссиясенең видеоконференция режимында уздырылган комиссия утырышында катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасында 2014 елда бөер синдромы белән геморрагик лихорадка буенча санитар-эпидемиологик шартлар һәм авыруларны киметү буенча чаралар буенча фикер алышынды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Л.Г.Авдонина чыгыш ясады. Баулы, Мамадыш, Түбән Кама муниципаль районнары территорияләрендә башкарылган эшләр турында әлеге районнарның башкарма комитетлары вәкилләре чыгыш ясады. Утырыш дәвамында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре чыгыш ясады. Утырыш азагында комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Эпидемиягә каршы һәм санитария комиссиясе карары проекты буенча фикер алыштылар.