Түләүсез юридик ярдәм көне

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
2015 елның 20 мартында, Россия юристлары ассоциациясенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру уңаеннан, Татарстан Республикасында Түләүсез юридик ярдәм көне узды.

Казан шәһәренең бөтен районнарында һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында дәүләт органнары җитәкчеләре һәм белгечләре ачык ишекләр көне форматында халыкны кабул иттеләр.

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы Россия Федерациясе Президентының Татарстан республикасындагы Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәм “Бердәм Россия” партиясе рәисенең Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Гражданнар Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин, Татарстан республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан республикасы юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча сектор начальнигы Н.Н.Фәрхуллина тарафыннан кабул ителде. Кабул итү барышында биш гражданга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International