2015 елның 20 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышының алтынчы утырышында катнашты.
Рөстәм Илдусович парламентарийлар игътибарына “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 1.1.1 һәм 8.2 мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Законы проектын тәкъдим итте. Әлеге проект дәүләт контролен тормышка ашырганда башкарма власть органнарына Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының аерым мәддәләре буенча протоколлар төзергә рөхсәт итә.
КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Яңа ел алды чарасы узды, анда 2025 елда Татарстан Республикасы Дәүләт органнарында кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.