Әгерҗе районы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2015 елның 24 марты, сишәмбе
2015 елның 24 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, расланган график буенча, авыл җирлегендә яшәүче гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында булды.  

Хокукый ярдәм сорап дүрт гражданин мөрәҗәгать итте. М.М. Ибәтов халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча (җылылык һәм су тарифлары, җылыту казаннарын тоташтыру, торак-коммуналь сферасы буенча башка сораулар), суд приставларының суд карарларын тормышка ашыру буенча эшчәнлегенә кагылган сорауларга җавап бирде.

Гражданнарны кабул иткәннән соң, М.М.Ибәтов, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Т.Нурисламов белән бергә, район башлыгының коррупциягә каршы эш буенча ярдәмчесе, районның административ комиссиясенең җавапды секретаре, районның Башкарма комитетының капиталь төзелеш бүлеге начальнигы, Башкарма комитетның муниципаль норматив хокукый актларны рәсми бастыру һәм муниципаль регистрга кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрү буенча җаваплы хезмәткәрләре катнашында эшлекле киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә җирле үзидарәне тормышка ашыру буенча актуаль мәсьәләләр, аерым алганда, Әгерҗе муниципаль районы җирле үзидарә органнары белән шул районга караган авыллардагы җирле үзидарә арасында вәкаләтләрнең бүленеше; районда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты, муниципаль норма чыгару һәм муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару буенча проблемалы мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International