Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2015 елның 27 марты, җомга
2015 елның 25 мартында алдан расланган график буенча, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максаты белән Чаллы шәһәрендә булды.  

Кабул итү барышында Р.И.Заһидуллин 7 гражданга юридик ярдәм күрсәтте, мөрәҗәгать итүчеләрнең өчесе белән җитәкче татар телендә аралашты. Гражданнар торак һәм җир мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм сорадылар, “төрткеле” төзелеш һәм “тәртипсез” куелган автотранспорт проблемалары турында хәбәр иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International