Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы

2015 елның 27 марты, җомга
2015 елның 26 марта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан республикасы Судьялар советының чираттагы утырышында катнашты. Ул Татарстан Республикасы Югары Суды рәисенең беренче урынбасары Р.А.Шәрифуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Югары Судының Президиум залында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Н.Н.Новиков, Татарстан Республикасы Конституцион суды судьясы Р.Ф.Гафиятуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнашты. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2015 елда мәдәни-спорт чаралары оештыру; судьяларның дисциплинар гаепләре турында мәгълүмат бирүче хәбәрләрне һәм шикаятьләрне тикшерү буенча комиссиянең эше турында; Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында суд эшләрен алып бару буенча инструкция әзерләү турында.

Тикшерелгән мәсьәләләр буенча Судьялар советы тиешле карарлар кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International