Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә:
хокукый экспертиза һәм нормалар чыгару эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты
җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты
Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркеме вазыйфасында бер елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек, юнәлеш буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы.
Татарстан Республикасы Зәй суд районының җәмәгать судьясы аппараты консультанты
Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре
Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районының 3нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия мөдире – 2нче разрядлы өлкән белгеч
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районының 11нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия мөдире – 2нче разрядлы өлкән белгеч
Квалификацион таләпләр: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем
Документлар 2015 елның 30 мартыннан 19 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, каб.306. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, граждан хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат 293-11-65 телефоны буенча.