Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә:
дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының төп төркеме
Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем, дәүләт хезмәтенең әйдәп баручы яки өлкән төркеме вазыйфасында ике елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек, юнәлеш буенча өч елдан да ким булмаган эш стажы.
дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының әйдәп баручы төркеме
Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркеме вазыйфасында бер елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек, юнәлеш буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы.
Документлар 2015 елның 30 мартыннан 19 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, каб.306. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, граждан хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат 293-11-65 телефоны буенча.