2015 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12нче номерлы эшче төркемнең быел икенче утырышы узды. Утырышны эшче төркемнең җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов уздырды.
Утырышта дәүләти һәм федераль программаларның 2015 елның 1нче кварталында тормышка ашырылу нәтиҗәләре, шулай ук, 2016-2017 елларда федераль бюджеттан акча бүленү өчен заявкалар тапшыру барышы буенча фикер алышынды.
Утырышта китерелгән мәгълүматларга караганда, дәүләти һәм федераль максатчан программалар буенча 12нче номерлы эшче төркем кысаларында федераль бюджеттан, шулай ук, башка чыганаклардан күчкән акчаларның суммасы 1 039 672,20 мең сумны тәшкил итә, шуның 1 039 672,20 мең сумы расланган, 2015 елның 31 мартына, 324 021,05 мең сумы финансланган.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, эшче төркем рәисе, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов эшче төркем әгъзаларына 2015-2017 елгы программаларга караган чаралар буенча расланган заявкаларны финанслар белән тәэмин итү максатаныннан, федераль структуралар белән активрак эшләүне йөкләде.