2015 елның 31 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районында яшәүче гражданнарны видеоконференц-элемтә режимында кабул итте.
Кабул итү барышында мирас эшләре буенча йорт кенәгәсеннән выписка бирү тәртибе, муниципаль милек булган гидротехник корылмаларга хокук рәсмиләштерү, торак йортны шәхси милек итеп тануның проблемалы очрагы турында сораулар яңгырады.
Гражданнарның барлык сорауларына да нигезле җаваплар бирелде.