2015 елның 31 мартында, расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Яшел үзән муниципаль районына барып, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.
Хокукый ярдәм сорап 7 граждан мөрәҗәгать итте. Сораулар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның гаиләләренә компенсация түләү, инвалидларга җир кишәрлекләре бирү, гражданнарны тузган торактан күчерү, шәһәр территориясен уңайлы итү темаларына багышланган иде.