Гражданнар оборонасы буенча дәресләр

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләренә гражданнар оборонасы буенча укулар уздырылды.
Дәресләрне кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге начальнигы, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә вәкаләтләр бирелгән М.М.Гәрәев уздырды.
Укулар барышында хәрби хәрәкәтләр вакытында, табигать белән бәйле, техноген һәм көнкүреш характердагы очракларда, террористик атакалар шартларында хезмәткәрләрнең үз-үзләрен ничек тотарга тиешлеге билгеләп үтелде. Халыкка хәбәр бирүнең төрле сигналлары һәм эвакуация чаралары буенча ачыклык кертелде.
Моннан тыш, эвакуация комиссиясе, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия һәм гражданнар оборонасының штаттан тыш формаларына кагылган мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International