Хокукый актларны бастырып чыгарганда дәүләт власте органнарының үзара бәйләнеше

2015 елның 3 апреле, җомга

2015 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиции министрлыгында “Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы”н алып бару регламенты проекты буенча фикер алышынган киңәшмә үткәрелде. Проектта әлеге Интернет-ресурста Татарстан Республикасы хокукый актларын урнаштырганда Татарстан Республикасы дәүләт власте органнарының үзара бәйләнеше карала. Киңәшмәне министрның беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президент аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре катнашты.
Фикер алышу барышында Министрлык әзерләгән регламент проекты буенча тәкъдимнәр әйтелде һәм кимчелекләре күрсәтелде. Проект нигездә уңай яктан бәяләнде, бары тик кайбер нигезләмәләре буенча эшләп җиткерәсе урыннары гына билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International