2015 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре ТРның Туристлык буенча Дәүләт комитетында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору комиссиясенең, дәүләт граждан хезмәткәрләренә булган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыруның, шулай ук, программада каралган башка чараларның үтәлеше каралды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт власте башкарма органнарның “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендәге рәсми сайтларында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бүлекләргә материаллар урнаштыруның бердәм таләпләрен раслау турында” 2013 елның 4 апрелендәге 225нче карарына ярашлы рәвештә, ТРның Туристлык буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүенә дә игътибар ителде.
ТРның Туристлык буенча Дәүләт комитетындагы тикшерүләрнең беренчел нәтиҗәләре буенча комитетның рәисе С.Е.Иванов һәм коррупциягә каршы тору буенча чаралараны гамәлгә ашыруга җаваплы хезмәткәрләр белән фикер алышынды, коррупциягә каршы тору сферасында эшне камилләштерү буенча гомуми рекомендацияләр бирелде.