Вакантлы вазыйфаны биләү буенча конкурс игълан ителде

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасым юстиция министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакынтлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс игълан итә:
Татарстан Республикасы Минзәлә суд районы буенча 2 нче номерлы суд участогы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре.
Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем.
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районы буенча 1 нче номерлы суд участогы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире – 2нче разрядлы өлкән белгеч;
Татарстан Республикасы Минзәлә суд районы буенча 1 нче номерлы суд участогы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире – 2нче разрядлы өлкән белгеч;
Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча урта һөнәри белем.
Документлар 8 апрельдән 18 апрельгә кадәр Казан шәһәре, 55нче йорт адресы буенча 306 нчы кабинетта кабул ителә. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көн 9.00дән 16.45кә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Төшке аш вакыты 13.00дән 13.45кә кадәр.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, гражданлык хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны 293-11-65 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International