Буа районында күчмә киңәшмә

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы вәкиле белән берлектә Буа муниципаль районына эш сәфәренә чыктылар.
Район башлыгы урынбасары В.Н.Егоров, районның Башкарма комитеты җитәкчесе С.Ф.Даутов, Буа муниципаль районына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук, Буа муниципаль районы Советы Аппаратының юридик бүлек хезмәткәрләре катнашында эшлекле киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә “Муниципаль норматив хокукый актлар регистры турында” 2009 елның 9 февралендәге 14-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру, авыл җирлеге уставларын законга яраклы итү мәсьәләләре каралды.
Авыл җирлеге башлыкларына төрле мәсьәләләр буенча, аерым алганда, муниципаль мөлкәт белән идарә итү һәм гражданнар ирекле салымнарын куллану буенча рекомендацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International