2015 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Чүпрәле һәм Кайбыч районнарында булды.
Чүпрәле районында Н.В.Рагозина һәм муниципаль район башлыгы А.В.Шадриков җәмәгать судьясының суд участогында булдылар, бинаны карап, судьяның һәм аның аппаратының урнашуы проблемалары буенча фикер алыштылар.
Кайбыч районында Надежда Владимировна Кайбыч суд районы буенча җәмәгать судьясы суд участогының яңа ремонтланган бинасын карап чыкты һәм аппарат хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.