Дәүләт программасы чараларының үтәлешен планда каралган буенча тикшерү

2015 елның 10 апреле, җомга

2015 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Лениногорск районында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.

Тикшерү барышында Лениногорск муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең, хезмәткәрләргә булган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең эшләү мәсьәләләре каралды, 2015-2020 елларда коррупциягә каршы тору муниципаль программасы өйрәнелде, норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләре, шулай ук программаның башка чараларының үтәлеше каралды.

“Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтларының
коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлекләрен урнаштыру һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 4 апрелендәге 225нче номерлы карарына ярашлы рәвештә, Лениногорск муниципаль районы рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең формасы һәм эчтәлеге тиешле таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүенә дә игътибар ителде.

Тикшерүләрнең беренчел нәтиҗәләре буенча муниципаль район советы аппараты җитәкчесе С.В.Тимаков, коррупциягә каршы эшчәнлек мәсьләләре буенча муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Р.Р.Ситдыйков һәм коррупциягә каршы тору буенча чараларны гамәлгә ашыруга җаваплы хезмәткәрләр белән фикер алышынды, коррупциягә каршы тору сферасында эшне камилләштерү буенча гомуми рекомендацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International