Чирмешән районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Тарарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге белән берлектә республиканың авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

2015 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасының дәүләт власте органнары, министрлык, ведомство, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем Чирмешән муниципаль районының Бөркет-Ключ һәм Лашман авылларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча җирле халыкны кабул итте.

Кабул итү барышында ике авыл җирлегенең 83 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде. Кабул итүдә Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары М.Т.Батыршина катнашты.

Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен приватизация, гаиләдәге хокукый мөнәсәбәтләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына субсидияләр бирү, билгеләнәчәк пенсияне санау, салым чигерүләре мәсьәләләре кызыксындырды. Авыл халкы министрлык һәм ведомство белгечләреннән үзләренең сорауларына квалификацияле җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International