Җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнеш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Тарарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә җирле үзидарә турында законнарны куллануның аерым юнәлешләре турында фикер алышынды. Шулай ук прокуратура органнарының прокурор җавабы актлары җибәрүенең кайбер аспектлары анализланды, җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы белән үзара бәйләнешен ныгыту мөмкинлекләре каралды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр башлыклары арасында уртак хокукый пространствоны тәэмин итү, норматив актларның законлылыгы һәм хокукый көйләүнең тулылыгы сферасында үзара бәйләнеш буенча Шартнамә әзерләп бетерү эшен карау турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International