2015 елның 13 - 15 апрелендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Баулы суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеген оештыру тәртибен тикшерделәр.
Эш барышында 2014 елда суд участокларының эшчәнлеген оештыру тәртипләре өйрәнелде һәм кимчелекләрне бетерү, эшне камилләштерү буенча киңәшләр бирелде.