2015 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен “Җәмәгать судьялары” программалар комплексында эшләү буенча видеоконференция режимында укытты.
Укуларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Эшләр белән идарә итүче Н.И.Латыйпов ачып җибәрде. Укыту семинары эшендә Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге мөдире А.Г.Сафин, Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин, “КРОК” ябык акционерлык җәмгыятенең техник ярдәм буенча инженеры Е.В.Сергеев катнашты.
Укыту барышында суд эше кәгазьләре процессын автоматлаштыручы “Җәмәгать судьялары” программалар комплексы функцияләренә кагылышлы сораулар яңгырады һәм алар буенча фикер алышында, суд статистикасын алып баруның, корреспонденцияләрне теркәүнең, кварталлык, ярты еллык һәм бер еллык отчетлар тапшыруның проблемалы яклары һәм аны чишү юллары күрсәтелде.