1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан, «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм хакында» Федераль Законны һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү хакында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында, 2015 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә юридик ярдәм күрсәтү көне оештырылды.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Конституцион суды, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, прокуратура, Адвокатлар һәм Нотариаль палатасы вәкилләре, медиаторлар катнашында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә үтте.
Казан шәһәрендә 57 гражданга консультация бирелде.
Ветераннарны борчыган сораулар нигездә җир һәм торак законнарына, социаль яклаулар һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагыла иде. Бөтен мөрәҗәгать итүчеләргә телдән һәм язмача, хокукый консультация формасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде, шул исәптән, хокукый юнәлештәге документлар тутырырга да булышынды. Судта алар мәнфәгатьләрен яклауны сораган гражданнар кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен адвокатлар янына чакырылды.