ТР Югары Суды Президиумы утырышы

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин ТР Югары Суды Президиумының И.И.Гыйләҗев рәислегендәге киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
Утырышта Татарстан Республикасы буенча Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, шәһәр (район) судлары рәисләре, федераль һәм җәмәгать судьялары катнашты.
Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелган иде:
- Район (шәһәр) судлары һәм җәмәгать судьяларының үзара хезмәттәшлеген оештыру һәм «Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында суд эшләрен алып баруны Инструкция таләпләренә туры китереп оештыруда җәмәгать судьяларына хокукый ярдәм күрсәтелү хакында” 2012 елның 25 январендәге Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы карарын тормышка ашыру нәтиҗәләре;
- Татарстан Республикасы Югары Суды, Татарстан Республикасы буенча Суд департаменты идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының район (шәһәр) судлары, җәмәгать судьялары участокларының эшчәнлеген өйрәнүнең уртак планын тормышка ашыру һәм аларга 2015 елда практик ярдәм күрсәтү турында.
Беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Юстиция министры Л.Ю.Глухова, икенче мәсьәлә буенча Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин чыгыш ясады. Фикер алышуларда Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина катнашты.
И.И.Гыйлаҗев утырышка нәтиҗә ясап, тиешле карарларның кабул ителүе турында игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International