Җирле үзидарә органнары юристлары өчен семинар

2015 елның 2 мае, шимбә

2015 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнарының юридик хезмәте вәкилләре һәм муниципаль норматив хокукый актларны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына юллау буенча җаваплы булган муниципаль хезмәткәрләр өчен видеоконференция режимында семинар үткәрде.
Чараны башлап җибәргәндә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актларын регистрга кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына үз вакытында юллауның әһәмиятен, аның сыйфатын ассызыклап үтте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге мөдире Р.У.Гарипов Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару мәсьәләләренә тукталды.
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе субъекты законнары, федераль регистрны алып бару һәм муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү бүлеге мөдире Р.Н.Рәхимов муниципаль норматив хокукый актлар федераль регистрын алып бару практикасына күзәтү ясады.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый экспертиза һәм нормалар чыгару бүлеге мөдире Н.Ю.Казанцева норматив хокукы актлар эшләп чыгарганда юридик техника кагыйдәләрен саклау кирәклеген билгеләп үтте.
Мөхәррәм Мансур улы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актларын регистры турында бөтен мәгълүматның булуын искәртте һәм муниципаль берәмлекләргә ул мәгълүматны үзләренең эш практикасында кулланырга киңәш итте.
Семинарны тәмамлап, М.М.Ибәтов катнашучыларны якынлашып килгән май бәйрәмнәре һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады, ныклы сәламәтлек, иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International