2015 елның 12 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов республика районнары җирле үзидарә органнары вәкилләре белән видеоконференц-элемтә режимында киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру һәм Татарстан Республикасының административ хокук бозулар буенча Кодексында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләүдә Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Киңәшмәдә республиканың административ комиссияләр һәм вәкаләтле вазыйфаи затлар эшчәнлегенең эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге мөдире Г.И.Касыймова чыгыш ясады. Аның докладында кайбер районнарның отчет күрсәткечләре слайдлар аша да яктыртылды.
Суд приставларының административ комиссияләр белән үзара хезмәттәшлеге турында ТР буенча УФССПның эш башкару производствосын оештыру бүлеге мөдире урынбасары А.А.Нуруллов чыгыш ясады, ул административ штрафлар түләтү эшенә уртак караш булдыру кирәклеген билгеләп үтте.
Киңәшмә барышында министр урынбасары М.М.Ибәтов Апас, Нурлат һәм Кама Тамагы районнары вәкилләре белән дәүләт вәкаләтләренең нәтиҗәсез гамәлгә ашырылу сәбәпләрен ачыкларга тырышты. “Яр Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге вәкиле административ штрафлар түләттерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Киңәшмә азагында муниципаль берәмлекләр вәкилләре билгеләнгән формада квартал отчетлары төзү буенча укытылды һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затларның вәкаләтләрен киңәйтелгән республика законнарына кертелгән үзгәрешләр буенча ачыклык кертелде.