Арча районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге юристлары белән берлектә, республиканың авыл җирлегендә яшәүче гражданнараны түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
2015 елның 14 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, дәүләт хакимияте органнары, министрлыклар, ведомстволар, Татарстан Ресапубликасы адвокатлар һәм нотариаль палата белгечләреннән торган мобиль мәгълүмати-консультацион төркем Арча муниципаль районының Урта Курса һәм Сеҗе авылы кешеләрен кабул итеп, түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.
Ике авыл җирлегеннән барлыгы 48 кешегә юридик ярдәм күрсәтелде. Гражданнарны кабул итүдә Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Л.М.Осина һәм Арча муниципаль районы Советының хокук һәм законнарны системалаштыру секторы мөдире А.Ф.Мөхәммәтова катнашты.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен социаль льготалар, “Тыл хезмәтчәне” һәм “Хезмәт ветераны” статусларын алу тәртипләре, ана капиталын файдалану, җир кишәрлеген шәхси милек итеп рәсмиләштерү, мирас алу һәм башка сораулар кызыксындырды. Авыл халкы консультация биргән белгечләрдән тулы җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International