Җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлеген оештыруны өйрәнү

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

2015 елның 18 - 22 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе белән берлектә, Казан шәһәренең Авивтөзелеш районы җәмәгать судьялары суд участокларының эшчәнлеген оештыру тәртипләрен өйрәнде.

Эш барышында 2014 елда җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегенең төп күрсәткечләре характеристикасы, суд эшләрен башкару культурасы, суд карарларын, протоколларны һәм документларны вакытында һәм сыйфатлы итеп рәсмиләштерү, эш башкаруны оештыру өйрәнелде.

Гражданнарның судка мөрәҗәгате итә алу конституцион хокукын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруга, җәмәгать судьялары тарафыннан гражданнарны кабул итүне, суд эшләрен карау урыны һәм вакыты турында хәбәр итүне, шулай ук, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен, гаризаларын һәм шикаятьләрен карауны оештыруга аеруча игътибар ителде.

Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан киңәшләр бирелде.

Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, тикшерү нәтиҗәләре буенча, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы суды рәисе Р.Р.Шәйдуллин һәм районның җәмәгать судьялары берлектә Авиатөзелеш район судында оештырылган йомгаклау киңәшмәсендә катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International