Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең әйдәп баручы вазыйфаларының “җитәкче” категориясе буенча кадрлар резервына конкурс игълан итә:
Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге мөдире урынбасары
Квалификацион таләпләр: мәгълүмати системалар һәм технологияләр белгечлеге буенча югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркеме вазыйфасында бер елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек, юнәлеш буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы.
Документлар 2015 елның 28 маеннан 17 июненә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, каб.306. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, гражданлык хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат 293-11-65 телефоны буенча.