2015 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов шәхси хуҗалыкларда, дачаларда, бакчаларда үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен түләүсез сәүдә урыннары оештыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Т.Г.Һадиев үткәрде.
М.М.Ибәтов әлеге мәсьәләне көйли торган законнар һәм башка норматив хокукый актлар турында, республиканың муниципаль берәмлекләрендә бу сферадагы хокукый мөнәсәбәтләр практикасы турында чыгыш ясады. Әлеге мәсьәләнең иң нәтиҗәле чишелешләре буенча тәкъдимнәрен җиткерде.