2015 елның 3 июненнән 5 июненә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты белән берлектә, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлегенең оештырылу дәрәҗәсен тикшерде.
Эш барышында 2014 елда җәмәгать судьялары суд участогы эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, суд производствосы культурасы, суд карарларын, протоколларны һәм документацияне рәсмиләштерү сыйфаты, эш кәгазьләрен алып бару тәртибе тикшерелде.
Тикшерү барышында гражданнарның суд яклавына мөрәҗәгать итү конституцион хокукларының тоткарлыксыз тормышка ашырылу өчен шартлар тудырылуына, җәмәгать судьяларының гражданнарны шәхси кабул итүен оештыруга, суд эшләренең каралу вакыты һәм урыны турында мәгълүмат бирелүгә, шулай ук, гражданнарның тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм шикаятьләрен карауга, суд аппараты хезмәткәрләренең тәртибе кагыйдәләренә аеруча игътибар ителде.
Алга таба эшнең нәтиҗәлелеген яхшырту буенча Тәтеш муниципаль районы буенча җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә кирәкле киңәшләр бирелде.