Татарстан Республикасында Медиаторлар эшен җайга салу советы утырышы

2015 елның 5 июне, җомга

2015 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасында Медиаторлар эшен җайга салу советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин; Казан (Идел буе) федераль университетының Өзлексез мәгариф институты Медиация, конфликтларны көйләү һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире О.В.Маврин; Икътисад, идарә һәм хокук институтының юридик хезмәте начальнигы, Идел буе Хокукый татулашу үзәге директоры Н.В.Бабкин; шулай ук, Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы А.И.Мортазин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы А.Р.Шәвәлиева, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Казначылык департаменты вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллек аппараты баш киңәшчесе А.А.Алексеева, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вице-президенты А.Ю.Сафронова, Россия Федерациясенең Гомумроссия дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы рәисе О.А.Калашникова катнашты.
Совет утырышында Совет әгъзаларының Татарстан Республикасы судларына медиация процедурасын кертү нәтиҗәләре, медиаторларның суд берләшмәләре, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкиллек, профсоюзлар һәм адвокатлар белән үзара хезмәттәшлеге каралды. Россия Федерациясенең башка субъектларында медиация өлкәсендәге эш тәҗрибәсе һәм Россия Федерациясенең медиаторлар ярдәмендә бәхәсле мәсьәләләрне көйләү тәҗрибәсе булган субъектлары (Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Воронеж) белән видеоэлемтә режимында үткәрелгән “түгәрәк өстәл” буенча фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International