Хөкем йорты ачылу тантанасы

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Бүген 2015 елның 17 июнендә тантаналы рәвештә Балтач шәһәр тибындагы поселогында Хөкем йорты ачылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов, ТР Югары суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, ТРда Суд департаменты идарәсе башлыгы Җ.М.Салихов, Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының федераль хезмәте идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасының баш суд приставы Р.М.Ильясов, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин һәм башкалар катнашты.

Балтач суд районы буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары, оешканнан бирле (2000 ел), Балтач поселогының Космонавтлар урамындагы 1нче йортында 80 кв.м.лы мәйдан биләп торды. 2007 елдан башлап суд участоклары Балтач поселогының Булатов урамындагы 24нче йортының 2нче катында гомуми мәйданы 221 кв.м. булган бүлмәләрдә урнашкан иде. Биредә дә суд участоклары өчен уңайлы шартлар булмады. Һәр суд учатогына тиешле 220-245 кв.м. урынына 110,5 кв.м. мәйдан гына туры килде.

Яңа бинада суд утырышлары өчен киң һәм якты заллар, судьялар өчен бүлмәләр, архив өчен махсус урыннар, киңәшмәләр өчен бүлмә, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре өчен кабинетлар, ашау бүлмәсенә кадәр бар. Шулай итеп, Татарстан Республикасының Балтач суд районы буенча җәмәгать судьялары хөкеме өчен тиешле бөтен шартлар тудырылган.

Үзенең сәламләү чыгышында Татарстан лидеры билгеләп узганча, район үзәгендә мөһим объект пәйда булды, анда федераль һәм җәмәгать судьялары, шулай ук, суд приставлары эшләячәк.

Район өчен Хөкем йорты ачылу - әһәмиятле вакыйга, чөнки бирегә кешеләр үзләренең проблемалары һәм хәсрәтләре белән, дөреслек эзләп килә. Әлбәттә, суд процессын профессиональ рәвештә башкару мөһим, әмма кешеләрнең нинди шартларга эләгүе дә әһәмиятле бит, - диде ул. - Республикада җәмәгать юстициясе белән бәйле мәсьәләләр хәл ителә. Бездә җәмәгать судьялары, арбитраж судларына ярдәм буенча программа кабул ителде. Тиздән Республика арбитраж суды комплексын төзү тәмамлана. Барлык авыклыкларга карамастан, без дөрес карарлар табарга тырышабыз". 

 «ТР Балтач район судының иң гадел, иң нәтиҗәле суд буласына ышанам, биредә яшәүчеләр бүгенге тантанадан бик канәгать булырлар», – дип өстәде Р.Н.Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International