Кеше хокукларын яклау өлкәсендә кадрлар әзерләүнең методик мәсьәләләре

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2015 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Кеше хокукларын саклау өлкәсендә кадрлар әзерләү методикасына кагылышлы мәсьәләләр буенча уздырылган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. “Кеше хокукларын яклау өлкәсендә кадрлар әзерләүнең методик мәсьәләләре” буенча түгәрәк өстәл “Икътисадый, социаль һәм мәдәни хокукларны халыкара яклау” дип аталган Кеше хокуклары буенча III Җәйге мәктәптә оештырылган иде.

III Җәйге мәктәп үз эшен Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты базасында 22 июньдә башлап җибәрде, ул 2015 елның 26 июненә кадәр дәвам итте.

Фикер алышу барышында халыкара һәм дәүләтнең үз эчендәге хокуклар буенча кеше хокукларны саклау механизмы турында белемнең мөмкин кадәр киңрәк тарату кирәклегенә, шулай ук, кеше хокукларын саклау буенча квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ булуына басым ясалды. Дискуссияне йомгаклап түбәндәге рекомендацияләр әзерләнде:

- кеше хокуклары буенча укыту программасына Россия Федерациясенең кеше хокуклары буенча эчке хокук системасында халыкара стандартларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен кертергә;

- кадрлар әзерләгәндә практик якны күбрәк кулланырга;

- белгечләр әзерләгәндә, башкарма комитет органнарының кеше хокукларын саклау буенча эшчәнлеген күзәтүче гражданнар җәмгыяте институтлары хисабына, производство практикасын үтү базасын киңәйтергә;

- гомумбелем һәм һөнәри белем бирү мәктәпләре укытучыларының белемен күтәрү программаларына кеше хокукларын халыкара һәм дәүләт эчендә яклау темаларын да кертергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International