Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районына эшлекле сәфәр

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
 2015 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районына барып кайттылар.  

Салынган штрафларны түләтү эшенең торышы, суд приставлары белән хезмәттәшлек, административ комиссияләрнең эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре тикшерелде, муниципаль хокукый актларның гамәлдәге законнарга яраклаштырылуы, административ комиссияләрнең регламент эшчәнлеге анализланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшләр бирелде.

Дәгъва эшләрен оештыру, гражданнарны тузган торактан күчерү, коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару һәм башка мәсьәләләр буенча хокукый ярдәм күрсәтелде. Министрлык хезмәткәрләре җирле үзидарә турында законнарның аерым нормаларын куллану тәртибе турында ачыклык керттеләр, процессуаль документлар әзерләргә булыштылар, муниципаль хокукый актлар проектлары әзерләү буенча киңәшләрен бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International