Астанада Сабантуй-2015

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

2015 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә үткәрелгән татар халкының сабантуй милли бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм тантанасында ул кунакларга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен җиткерде.

 «Тормыш ритмы үзгәреп торган заманда Сабан туе буыннарның рухи алмашына этәргеч бирә. Язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә торган бәйрәм милли традицияләрнең саклануының матур үрнәге һәм бөтендөнья татарларының берләшү символы”, дигән сүзләр бар әлеге котлауда.

Быел Сабан туе бәйрәме Казахстан халкы ассамблеясенең 20 еллыгына һәм Шәһәр көненә багышланган иде.

Бәйрәмдә Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле М.Н.Бочарников, Казахстан Республикасы Парламенты депутаты, Казахстан халкы ассамблеясе әгъзасы З.А.Саяпова, Казахстан халкы ассамблеясе секретариаты мөдире (Астана ш.) Л.С.Кусаинова, регионның иҗтимагый оешма вәкилләре һәм шәһәр кунаклары катнашты.

Бәйрәм мәйданында традицион милли уеннар, конкурслар, Казахстан һәм Татарстан артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары, шулай ук, татар һәм башкорт милли ризыклары күргәзмә-сәүдәсе оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International