Вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс нәтиҗәләре

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының дәүләт граждан хезмәткәрләре вазыйфаларына конкурс үткәрелде.
Конкурстагы урыннарга 26 кеше дәгъва кылды.
Конкурс комиссиясе карары буенча түбәндәгеләр җиңүче дип танылды:
Әхсәнова Эльвира Басыйр кызы ТРның Түбән Кама суд районы буенча 9нчы суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Вәлиева Гүзәл Зөфәр кызы Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 10нчы суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфасына;
Нуретдинова Алия Ирек кызы Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфасына;
Әхмәтшина Гөлназ Хәбил кызы Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Ермаченкова Юлия Сергеевна Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча 2нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Соколова Мария Васильевна Казан шәһәренең Киров суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Конкурс комиссиясе карары буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы буенча конкурс җиңүчеләре дип түбәндәгеләр танылды:
Хәкимова Алсу Вазыйх кызы Норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе вазыйфасына;
Кормильцева Оксана Андреевна Норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына;
Андриянова Наталья Александровна Норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына;
Конкурс комиссиясе Старостина Жанна Викторовна һәм Южаков Руслан Владимировичны кадрлар резервының “белгечләр” категориясендәге әйдәп баручы төркем вазыйфасына кертү турында карар кабул итте.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетындагы (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International