2015 елның 20 - 24 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәре буенча 1-8нче суд участокларының җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеген оештыру тәртипләрен өйрәнде.
Эш барышында 2014 елда җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, суд эшләрен башкару культурасы, суд карарларын, протоколларны һәм документларны вакытында һәм сыйфатлы итеп рәсмиләштерү, эш башкаруны оештыру өйрәнелде.
Гражданнарның судка мөрәҗәгате итә алу конституцион хокукын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруга, җәмәгать судьялары тарафыннан гражданнарны кабул итүне, суд эшләрен карау урыны һәм вакыты турында хәбәр итүне оештыруга, шулай ук, суд аппараты хезмәткәрләренең тәртибенә аеруча игътибар ителде.
Яшел Үзән суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм кимчелекләрне бетерү максатыннан киңәшләр бирелде.