2015 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарәсендә кадрлар эшен камилләштерү мәсьәләләре буенча зональ киңәшмә үткәрде.
Чарада республиканың 21 муниципаль районыннан кадрлар эшен оештыру һәм алып бару, коррупцияне профилактикалау буенча җаваплы вазыйфаи затлар катнашты.
Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу барышында М.М.Ибәтов “2014-2016 елларда Татарстан Республикасында дәүләт гражданлык хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча мәгълүмат бирде, муниципаль хезмәт өлкәсендә норматив хокукый актлар эшләгәндә һәм кабул иткәндә игътибарны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында урнаштырылган методик рекомендацияләр һәм якынча норматив хокукый актларга юнәлтергә киңәш итте.
Киңәшмәдә М.М.Ибәтов “2015-2020 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасының 2015 елның беренче яртыеллыгында үтәлеше һәм җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы тору буенча сайтка яңалыклар урнаштыруның бердәм таләпләрен үтәве” темасына доклад укыды.
Үз чыгышында М.М.Ибәтов “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлекләрен урнаштыру һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 4 апрелендәге 225нче номерлы карарына ярашлы рәвештә, районның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең формасы һәм эчтәлеге тиешле таләпләргә җавап бирүенең мөһимлегенә басым ясады.