2015 елның 4 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районына сәфәргә чыктылар.
Районның административ комиссиясе эшчәнлеге, комиссиянең суд приставлары хезмәте белән штрафлар түләтү буенча хезмәттәшлеге тикшерелде. Муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен актлар тапшырылуның торышы да анализланды.
Җирле үзидарә органнарына административ практика, муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару, коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча хокукый ярдәм күрсәтелде, җирле үзидарә турындагы законнар нормаларын куллану тәртибе аңлатылды.