2015 елның 7 августында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III Республика форумының «НКО һәм Кеше хокуклары» секциясе утырышында катнашты.
Чараның модераторлары Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Т.В. Забегина; Татарстан Республикасында Кеәе хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская; Икътисад, идарә һәм хокук институтының (Казан) беренче проректоры И.И. Бикиев иде.
Секциядә Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары, коммерциячел булмаган оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай һәм Яшел Үзән шәһәрләренең коммерциячел булмаган секторы һәм җәмәгатьчелек вәкилләре видеоконференция режимында актив катнаштылар.
Секция эшендә халыкны хокукый агарту, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, ирегеннән мәхрүм итеп тоту урыннарында кеше хокукларының саклануын һәм яшәү шартларын тикшереп тору, элек иректән мәхрүм ителгәннәрнең хокукларын кайтару, мигрантларны медико-социаль сервис белән тәэмин итү, өлкән буынның хокукый культурасын булдыру, инвалидларның дәүләт органнары белән аралашуы мәсьәләләре каралды.