2015 елның 12 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен тикшерү өчен Алексеевск һәм Әлки муниципаль районнарына эш сәфәренә чыктылар.
Районның административ комиссиясе эшчәнлеге, комиссиянең суд приставлары хезмәте белән штрафлар түләтү буенча хезмәттәшлеге тикшерелде. Муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелүнең торышы һәм Муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен актлар тапшырылу мәсьәләләре өйрәнелде.
Җирле үзидарә органнарына административ практика, муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару буенча хокукый ярдәм күрсәтелде, кайбер җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелде.