2015 елның 19 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә муниципаль районына сәфәргә чыктылар.
Районның административ комиссиясе эшчәнлеге һәм комиссиянең суд приставлары хезмәте белән штрафлар түләтү буенча хезмәттәшлеге тикшерелде. Җаваплы затларның муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эшчәнлеге өйрәнелде. Муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен министрлыкка актлар тапшырылуның торышы да анализланды.
Җирле үзидарә органнарына административ практика, муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.