2015 елның 24 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән Нурлат муниципаль районына барып кайттылар.
Җирле үзидарә органнарына гражданнарны тузган торактан күчерү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Административ комиссияләрнең эшчәнлеген оештыру һәм аларның административ штрафлар буенча суд приставлары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде.
Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары тарафыннан муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең торышы, муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен министрлыкка муниципаль норматив хокукый актлар җибәрү тәртибе каралды.
Административ практика мәсьәләләре һәм муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару буенча хокукый ярдәм күрсәтелде, киңәшләр бирелде.