Аттестация комиссиясе утырышы йомгаклары

2015 елның 4 сентябре, җомга

2015 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфага туры килүе буенча аттестация комиссиясе утырышы булды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе хезмәткәрнең профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәү һәм булдыклылык дәрәҗәсен ачыклауга юнәлтелгән. Аттестациянең төп максаты – конкрет кешенең үзе биләп торган вазыйфага туры килгәнлеген билгеләү.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия аттестация үтүченең алтысын үзләре биләгән дәүләт граждан хезмәтенә туры килә дип тапты, бер аттестация үтүче профессиональ әзерлек узса яки квалификациясен күтәргән очракта үз вазыйфысына туры киләчәк дигән карар кабул итте.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак Татарстан Республикасы Югары Суды рщисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International